УРМЫШЛЫМА

Шулкадәр якын җаныма,

Туган авыл – Урмышлы.

Бабайлар салган урын,

Шундый матур, уңышлы.

 

Авылым табигатенең

Юк килмәгән шартлары.

Инешен генә алыгыз,

Йөздерерлек атлары.

 

Менәм, дисәң таулар сиңа,

Йөгер – чап болынында.

Саф һава сула урманда,

Сандугач моңын тыңла.

 

Көмеш сулы саф чишмәләр,

Урамнар бизәп ага.

Нечкә билле, тал кызлары

Кул – яфрак изәп кала.

 

Мин мактармын, ә үзегез

Урмышлыга килсәгез.

“Шагыйрь малай сөйли белә,

Ул – шыттыра!” – димәссез.

                     

                    Зиннур Шәрифуллин 


Анимированные линеечки

Авылым чишмәләре

Авылымда чишмәләрнең санын санап бетерә торган түгел. Чишмәләр гомер-гомергә тәмле, чиста су эчергәннәр. Юлчылар аның янында хәл җыйганнар, туйганчы су эчкәннәр. Алар күпме кешене үлемнән алып калганнар.Авырулар суын эчеп сихәтләнгәннәр, аларның көчләре арткан. Авылыбызда чишмәләр әле дә бик күп. Заманасында авыл тирә- юнендә чишмәләр чылтыравы тагын да күп булган әле. Карамау аркасында аларның күбесе ябылган, тире- юне рәшәткәләр белән тотылмаганга күрә, кайберләре хайваннар тарафыннан тапталган.
Хәзергә исән - сау кала алган чишмә - кизләүләрдән түбәндәге исемлеләрен атап китәргә мөмкин: Мөтәй, Салкын чишмә, Күкертле, Бабай, Ырзак, Йөзлекәй, Өч чишмә, Пумала каен, Габделхәт, Инеш буе чишмәсе.
             Көмеш сулы саф чишмәләр
              Урамнар бизәп ага.
              Нечкә билле тал кызлары
               Кул- яфрак изәп кала.
     Пумала Каен чишмәсе, иң матур чишмәләрнең берсе. Янында ап-ак кәүсәле каен да үсеп утыра. Гүя ул, шигырьдә үзенә укылган мәдхиягә шатлангандай күккә омтыла.
                                     Ак тузымны утка салып,
                                     Кусаң да кара дегет,
                                     Аклыгым дөрләп күмердә,
                                     Дөньяга җылы биреп!
     Инеш буе чишмәсе Таллык инешенә бик якын һәм аның суы инеш суы белән кушылып ага. Авыл халкы бу чишмәгә Инеш буе чишмәсе дип исем биргән.
     Мөтәй чишмәсе иң матур, иң салкын сулы чишмә. Исеме авылга шушы чишмә буена беренче килеп урнашкан карт типтәр Мөтәй хөрмәтенә шулай атала.
      Ә Йөзлекәй чишмәсе иң ерак һәм иң матур сулы чишмәбез. Мәгънәсе буенча Йөзлекәй ачык йөзле, назлы, иркә дигәнне аңлата. Чыннан да, чишмәнең җылы суы күңелләрне назландыра, иркәләтә.
    Ә Салкын чишмәнең суы киресенчә, тешне камаштырырдай салкын. Шунлыктан чишмәнең исеме дә Салкын чишмә дип йөртелә.
    Бабай чишмәсе иң борынгы, олы яшьтәге чишмәбез. Шуңа күрә бу чишмәне олылап һәм хөрмәтләп, Бабай чишмәсе дип атап йөртәләр.
       Өч чишмә Фатыйма тавы итәгеннән ага. Чишмә Фатыйма тавының иң биек җиреннән чыга, тау итәгенә төшеп җиткәнче өчкә тармаклана. Шунлыктан Өч чишмә дип атала.
    Авылым табигатенең тагын бер үзенчәлеге бар. Җир асты сулары белән җир өстенә күкертле су чыга. Авыл тирә- юнендә Күкертле исеме алган чишмәләр байтак. Күлләр һәм сазлыкларда да су күкертле. Җәй көннәрендә аягы-кулы сызлаган кешеләр бу чишмәләр, сазлык- күлләр тирәсенә җыелалар һәм шул тирәләрдә дәваланалар.
     Авыл уртасыннан Шушма елгасына коя торган Нократ (Вятка) елгасы агып уза.

Авылымның таулары

    Нинди генә тау исемнәре юк бездә?! Әтәч, Пожар, Мәхмүт, Фатыйма, Мич башы таулары бар.
   Мәгънәсе буенча Әтәч тавы горур, кыю дигәнне аңлата. Читтән караганда, әлеге тау әтәчнең кикригенә ошаган. Шунлыктан, Әтәч тавы исеме белән йөртелә.
    Ә Мәхмүт макталган, мактаулы мәгънәсендә йөри. Бу  тау авылыбызның иң укымышлы, уңган кешесе булган Мәхмүт абый хөрмәтенә шулай аталган.
     Сүзеннән күренгәнчә, Пожар тавы бәла-каза мәгънәсендә йөри. Элек монда авылга бәла-каза килгәнне, янгын булганны аңлатып чыңлый торган чаң булган. Берәр нинди янгын килеп чыкса, халык шул чаңны чыңлаткан.
      Авылыбызда Мич башы тавы турында риваять тә бар әле.
    Борын-борын заманда безнең авыл урынында кеше аягы басмаган кара урманнар булган. Бер заман монда кешеләр килгән. Алар патша хәзрәтләренең хөкеменнән качкан ирек сөюче, хөр табигатьле кешеләр булганнар.
    Тау-ташлар кузгатып, карурманнар төпләп, шул урынында яшәргә калган болар. Инеш- чишмәләргә дә бай булган бу урын. Кешеләр иген чәчкәннәр, киек-җанвар аулаганнар. Шулай тыныч тормышка куанып яшәп ятканда, хәбәр килгән: “Патша хәзрәтләре сезнең эзгә төште, бу якларга яу чаптырырга җыена!”
    Кешеләр кара кайгыга төшкән. Шунда алар Ходайга ялынганнар: “Йа Тәңрем, күп нужалар күреп, йортлар салдык. Тыныч кына гомер итәргә, тормыш көтәргә, якты көнгә сөенергә, балалар үстерергә иркеңне бир. Җибәр безгә бер ярдәм, коткар илбасарлардан!”
     Изге ниятле балаларын ярдәменнән ташламаган Тәңребез. Көннәрдән бер көнне кояш чыгышы  ягыннан авылга мәһабәт гәүдәле, галәмәт куәтле бер батыр килгән. Куркышканнар, гаҗәпләнешкәннәр кешеләр. Ни дияргә дә белмәгәннәр.
      Алып батыр авыл өстенә, кешеләргә карап торганнан соң әйткән ди:
-    Сез Ходайдан ярдәм сорадыгыз, ул мине сезгә җибәрде, сезне җәбер-золымнардан сакларга кушты.
    И куанышканнар кешеләр. Шатлыкларының чиге булмаган. Батырны һәркем  үз өенә чакыра икән. Ләкин ни бәла - бу йортларга гына сыймаган Алып батыр. Авылның көнчыгыш ягына аңа гаҗәеп зур йорт корганнар. Алып батыр аның эченә мич тә чыгарып куйган һәм шунда яши башлаган.
Аңардан куркып, бу якларга бер генә илбасар да кагылмаган. Имин- тыныч гомер кичергәннәр кешеләр.
    Еллар узган, буыннар алмашынган. Инде Алып батыр да, ул яшәгән зур йорт та юк. Ә менә чыгарган миче тора әле.
Авылның көнчыгыша күз салсаң, сөзәкләнеп күтәрелгән, билгесез  серләр яшеренгән тау - Мич башы тавы калкып тора.
  Ә Фатыйма тавы икенче төрле Кызлар тавы дип тә атала. Чөнки элек-электән бу тауга язның иң беренче көнен каршылап, кызлар җыр җырларга, тамаша кылырга җыелганнар.
    “Фатыйма” сүзенең мәгънәсе дә авылда үскән, булган кыз мәгънәсендә йөри.
      Парник тавы. Риваятьләргә күз салсаң, тау башында бер алачык булган. Ул алачыкта пар белән агачны сыгылмалы ясаганнар. Һәм аның даны  тирә-юндәге авылларга таралган. Шуңа күрә, кешеләр бер туктаусыз агылып торган. Арада татары, чувашы, урысы, мордвасы да булган. Барысына  да  аңлашылсын өчен,  тауга  Парник дип исем кушылган. Хәзерге вакытта ул алачык булмаса да, аның риваяте һәм исеме сакланып калган.
      Җир упкан тавының да үз риваяте бар. Элек-электән кешеләр шунда ял итәргә йөргән, чөнки бу тау искиткеч матур җирдә урнашкан. Тирә-ягын калын урманнар чолгап алган. Кошлар сайравы кешеләрнең күңелләрен күтәргән.
       Көннәрдән бер көнне бер ир-ат (авыл кешеләре аның исемен хәтерләми) тауга менгән вакытта җир астына убыла. Шул вакыйгадан соң бу тауны Җир упкан дип йөртәләр.
      Ләкин халык телендә икенче төрле риваять тә йөри. Бу риваять буенча элегрәк заманда бу урын тигез булган.  Ләкин сугыш вакытында атка атланган сугышчы бер баланы сөңгесе белән кадап үтерә. Бала үлүгә үк, җир убыла; бала һәм сугышчы да упкынга эләгә. Бала да, сугышчы да юкка чыга. Бу хәлне күрүгә, кешеләр  Җир упкан (Ерупкан) дип атыйлар.

ГАИЛӘБЕЗ ТУГЪРАСЫ

САЙТ БҮЛӘКЛӘРЕ

БӨЕК ҖИҢҮГӘ 70!

ДУСЛАРЫБЫЗ

КУНАКЛАРЫБЫЗ

счетчик посещений

БЕЗ БӘЙГЕДӘ

ТЕЛЕҢНЕ ЙОТАРЛЫК