Җиләкле торт

3 йомырканы миксер ярдәмендә күпертергә, шуңа 1 стакан шикәр, 1 стакан он, 1 бал калагы чәй содасын уксус белән сүндереп салгач, кабат күпертәбез. Аннан майланган табага салып, кызу мичтә пешерәбез. Шундый составлы 2 катлам пешерәбез.
Крем: 1 пакет шәһәр каймагын 0,5 стакан шикәр комы, 1 изелгән банан.
Тортның өстен бизе белән ягып, төрле җиләк – җимеш белән бизибез.

Катлы салат

Катлы салатны әзерләү өчен:

200 гр тавык ите

1 яшел алма

4 йомырка

1 кыяр (тозлы булса да ярый)

1 пешкән бәрәңге

70 гр каты сыр

майонез кирәк булачак.

Салатны тәлинкәгә югарыда санап кителгән тәртиптә өябез. Тавык итен, алма һәм кыярны вак итеп турыйбыз. Йомырка белән сырны вак угычтан чыгарабыз. Һәр кат саен майонез сылыйбыз. Мин майонезга 3/1 өлеш итеп рассол (тозлы кыяр яки помидор суы) салам. Шулай эшләгәндә майонез сыеграк һәм салатлар да сусылырак чыга.
   Шулай ук салатларны төрлечә бизәргә яратам. Каты кәгазьдән тиешле форманы кисәм һәм угычтан чыгарылган йомырка сарысы яки вакланган әстерхан чикләвеге ярдәмендә бизәкләрне салатка төшерәм.

      Ашларыгыз тәмле булсын!

Кабачкидан коймак

Коймак әзерләү өчен:

1 стакан сөт,

2 йомырка,

300 гр кабачки,

1 стакан он,

1 чәй калагы сода,

3 чәй калагы шикәр комы,

0,5 чәй калагы тоз,

50-100гр көнбагыш мае кирәк булачак.

Кабачкины вак тешле угычтан чыгарырга, чәй содасын кайнап торган сөткә салып сүндерергә. Югарыда санап киткән барлык әйберләрне бергә кушып, әйбәтләп бутарга һәм майлы кызган табада пешерергә.

   Чәйләрегез тәмле булсын!

Йомыркалы бутерброд

Бутербродны әзерләү өчен 1 йомырка, 1 телем ипи, сыр, сыек май кирәк. Ипинең уртасын озынча түгәрәк ясап кисеп алабыз. Аннан сыек майда кыздырып алабыз. Бер ягын кыздыргач, әйләндереп, йомырканы түгәрәккә салабыз. Сырны вак угычта уып, йомырка һәм ипи өстенә сибәбез, таба өстен каплап 2-3 минут утта тотабыз.

    Бутерброд әзер! Теләгегез булса, аны яшел тәмләткечләр һәм яшелчәләр белән тулыландырырга була. Тәмле булсын!

Эремчек шарчыклары

Эремчек шарчыклары әзерләү өчен:

500 грамм эремчек,

2 данә йомырка,

0,5 стакан шикәр комы,

аш серкәсе (уксус) белән сүндерелгән, чәй калагының очында гына сода,

1 стакан он кирәк булачак.

   Югарыда санап киткән әйберләрне чиратлап куша барабыз һәм болгатабыз (камыр артык каты да, сыек та булмаска тиеш).

   Табага 200-300 грамм көнбагыш мае салып, утка куябыз. Май кызгач, әзер камырны чәй калагы белән майга салып, уртача утта кыздырабыз. Бер ягы кызганчы табаны каплап куярга да мөмкин. Аннан икенче ягын әйләндерәбез. 10-15 минутта эремчек шарчыклары әзер була (Камыр калакка ябышмасын өчен калакны салкын суда чылатып алырга кирәк).

Табынга эремчек шарчыкларын кайнар килеш бирегез.

   Чәйләрегез тәмле булсын!

 

ГАИЛӘБЕЗ ТУГЪРАСЫ

САЙТ БҮЛӘКЛӘРЕ

БӨЕК ҖИҢҮГӘ 70!

ДУСЛАРЫБЫЗ

КУНАКЛАРЫБЫЗ

счетчик посещений

БЕЗ БӘЙГЕДӘ

ТЕЛЕҢНЕ ЙОТАРЛЫК