ДАРУ ҮЛӘННӘРЕ

САРЫ МӘТРҮШКӘ

Сары мәтрүшкә. Кайбер якларда аны ярабай дип тә атыйлар. Аның каты сабагы очына вак сары чәчәкләр алтын сыман бүрек булып оешкан. Сары мәтрүшкә – бик күп авыруларга дәва. Ул иң борынгы дару үсемлеге. Халык аны юкка гына «99 авырудан дәвалау үләне», дип санамый. Аны бөрештерүче, ялкынсынуга һәм микробларга каршы чара буларак кулланалар. Халык медицинасында элек-электән вакланган сары мәтрүшкә яфракларын яраларга тизрәк төзәлсен өчен ябалар. Сары мәтрүшкә җәй башында чәчәк ата.  

РОМАШКА

 Чын ромашка – дару ромашкасы– икенче төрле, аның сабагы тармаклы була. Болын ромашкасының сабагында бер чәчәк булып, аның таҗ яфраклары ян-якка таралып үссә, дару ромашкасында берничә чәчәк була һәм аларның ак таҗлары аска карый. Ә менә хуш исле ромашканы беренче күргәндә, чәчәк дип уйламыйсың, әйтерсең ниндидер үлән. Дару ромашкасы белән хуш исле ромашка бер-берсенә бик охшаган. Саргылт-яшел кәрзинле хуш исле ромашканы таҗсыз ромашка дип тә йөртәләр. Бу ромашканың туган иле – Америка. Йөз илле еллар элек ашлык арасына эләгеп килгән ромашка бөтен илебезгә таралган. Ул да, дару ромашкасы кебек, дәвага ярый. Тешең сызласа да, эчең авыртса да, тамагың шешсә дә ромашкадан ясалган төнәтмә эчәләр. Ә инде ул төнәтмә белән чәчләреңне юсаң, чәчләрең матур булып ялтырап торыр.

 

МЕҢЬЯФРАК

Кешеләр күптән инде меңьяфракны, яра дәвалаганда, кан агуны туктату өчен файдаланганнар. Яңа өзеп алынган үләннең суы теш казналыгын ныгыта. Аның сыгынтысын, төнәтмәсен, суын ашказаны-эчәк юллары авыртканда, аппетит а кычыткан белән бергә кушып ясыйлар.

КЫЧЫТКАН

Кычыткан (крапива двудомная). Кычыткан бөтен җирдә дә үсә. Аның яфракларын чәчәк ату чорында җыялар. Җыйган вакытта кулга бияләй кияргә кирәк, чөнки ул чага. Кычытканнан пешерелгән витаминлы аш бик файдалы. Аны болай әзерлиләр: бәрәңге шулпасы пешерәләр, аның янына майда кыздырылган суган белән кишер салалар. Әзер булырга 1 минут кала вак итеп туралган кычыткан яфраклары салалар (турар алдыннан кайнар суда пешеклиләр). Шулпага пешкән йомырканы ваклап салырга мөмкин.

БАКА ЯФРАГЫ

Бака яфрагы шулай ук бөтен җирдә дә үсә. Аны җәй буе җыярга мөмкин. Составында С, К витаминнары, каротин, лимон кислотасы бар. Канны куерту үзлегенә ия, ютәлдән файдасы бар. Яңа җыйган яфракларны яра өстенә ябалар.

ГАИЛӘБЕЗ ТУГЪРАСЫ

САЙТ БҮЛӘКЛӘРЕ

БӨЕК ҖИҢҮГӘ 70!

ДУСЛАРЫБЫЗ

КУНАКЛАРЫБЫЗ

счетчик посещений

БЕЗ БӘЙГЕДӘ

ТЕЛЕҢНЕ ЙОТАРЛЫК