Безнең район Ватаныбызга 15 Советлар Союзы Герое биргән

       Мурзин Ибрай Хөсәен улы
1916 елда хәзерге Татарстан Республикасы Лениногорск районының Иске Шөгер авылында крестьян гаиләсендә туган.1941 нче елда Совет Армеясендә хезмәт итә.
     158нче гвардия артиллерия полкында, орудие командиры гвардия өлкән сержанты Мурзин 1945  елның  1 февралендә беренче булып үзенең тубы белән Призен  бистәсе тирәсендә сугышкан.
     Җәяүле гаскәр сафларында хәрәкәт итеп, туп расчеты белән әлеге торак пунктны азат ителүдә катнашкан. Дошманның 3 пулеметын һәм бер рота чамасы  солдатларын юк иткән.1945 елның 10 апрелендә Советлар Союзы Герое исеме бирелгән. Ленин, 1 дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары,  медальләре белән бүләкләнгән. 1946 елның гыйнварында фаҗигале рәвештә һәлак була.

       Садриев Самат Сәләх улы

1920 елда Татарстан Республикасы Лениногорск районының Иске Шөгер авылында туа. 1942 елның июленнән  хәрәкәттәге армиядә.
667нче укчы полкның отделение командиры сержант  Садриев1943 елның 24 сентябрендә  беренчеләрдән булып Днепр елгасын кичеп, Хутор-Хмельная авылы янында плацдарм яулап алып,аның отделениесе полк сугышчыларының елга аркылы чыгуларын тәэмин иткән.1944 елның 3 июнендә аңа Советлар Союзы Герое исеме бирелгән.
     1946    елда старшина Садриев, сугыштан кайтып, Лениногорск шәһәрендә яши. Ленин, Октябрь революциясе, ике 1 нче дәрәҗә Ватан орденнары, медальләр  белән бүләкләнә. 1988 елда вафат була.

   
      Денисов Иван Федор улы
1924 елның 19 декабрендә Яңа Писмән  эшче гаиләсендә туа. Совет Армиясендә 1941 елдан. Бөек Ватан сугышында 1941 елның декабреннән. 1943 елда Моршанск пулемет-миномет училищесын тәмамлый.
102 гвардия укчы полкның автоматчылар взводы командиры гвардия өлкән лейтенанты И.Денисов взводы Польшада Магнушев плацдармы өчен көрәшләрдә 1944 елның 1 августында беренчеләрдән булып Висла елгасын кичә. Дошманның каршылыгын җиңеп, полкның башка подразделениеләренә дә кичүдә ярдәм итә. Советлар Союзы Герое  исеме аңа 1945 елның 24 мартында бирелә. Ленин, I дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, медальләр  белән бүләкләнә.

 Заварыкин Иван Александр улы
1916 елның 23 октябрендә Лениногорск районының Иске Куак авылында креятьян гаиләсендә туа. 1936 елдан Совет Армиясендә. 1938 елда Энгелс хәрби авиация училищесын тәмалаган. Бөек Ватан сугышы башлануга  - фронтта.
4 нче Украина фронты составындагы 8 нче һава армиясенең 7нче штурм авияциясе корпусына караган 206 нче штурм авияциясе девизиясенең 806 штурм авияциясе полкы командирының һава –укчы хезмәте буенча ярдәмчесе. 104 сугышчан очыш ясап, дошманның 40 танкын, 130 автомошинасын яндырган, 20 артиллерия батареясын сафтан чыгарган, аэродромнардагы 7 сомолетны һәм башка хәрби техниканы юк иткән. Советлар Союзы Герое  исеме 1944 елның 13 апрелендә бирелгән. Ленин ордены һәм ике Кызыл Байрак орденнары белән бүләкләнгән.

    Ушполис Григорий Сауль улы
1923 елның 26 декабрендә Литва Республикасының Игналин районы Яңа Даугелишкәй авылында туган. Милләте яһүд. Совет Армиясе сафларына Лениногорск рай- оныннан алына. Бөек Ватан сугышында катнаша.
    1 нче Балтыйк буе фронтының 2 нче гвардия армиясе 16 нчы укчы дивизиясендәге 249 нче укчы полкта орудие командиры ефрейтор Ушполис  1944 елның 12 октябрендә Неман елгасы буендагы Пачечяй торак пункты янәшәсендәге позицияләрне доәман һөҗүменнән саклауда аеруча батыр сугыша. Алгы сызыкка чыгарып куелган тубыннан атып, доәманның һөҗүм итүче 2 танкын сафтан чыгара. Тубы атмас хәлгә килеп җимерелгәч, яраланган булуына карамастан, кулына авыр граната алып, тагын 1 танкны шартлатып юк итә.Шушы батырлыгы өчен 1945 елның 24 март Указы белән аңа Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Ленин, I дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, медальләр  белән бүләкләнә.

Хайретдинов Әкрәм Минһаҗ улы
1924 елда Лениногорск районы Түбән Чыршылы авылында туган. 1943 елдан Хәрби Диңгез флотында 1943 елдан Бөек Ватан сугышында. 1944 елның 26 матрында 384 нче аерым диңгез пехотасы батальоны хәрби – диңгез базасы, Кара диңгез флоты пулеметчысы мотрос Хәйретдинов  өлкән лейтенант К.Ф.Ольшанский җитәкчелегендәге десант отряды белән Николаев шәһәре портына дошман тылына төшерелгән. Ике тәүлек дәвамында отряд сугыш алып барып, безнең гаскәрләр фронттан килеп җиткәнче, дошманның 18 һәҗүмен кире кайтарган. Хәйретдинов бу сугышта һаләк булган. Советлар Союзы Герое исеме 1945 елның 20 апрелендә үлгәннән соң бирелгән.

Гафиятуллин Газиннур

Гафиятулла улы

1923 елның 13 гыйнварында хәзерге Татарстан Республикасы Лениногорск районының Сугышлы авылында туган.Бераздан аларның гаиләсе Бөгелмә районына  күчеп киткән.
        1941 елның июленнән- фронтта. 2 нче Балтыйк буе фронтының 22 нче армиясендә 37 нче укчы дивизиягә керүче 20 нче полкның  отделение командиры урынбасары сержант  Гафиятуллин 1944 елның 14 гыйнварында  Овсище авылы өчен барган һөҗүм сугышында отделениесе белән  бергәләп  дзотны юк иткән һәм  бер солдатны әсир итеп алганнар.
Сугыш кирәк-яраклары беткәч , дошманның икенче бер дзотының амбразурасына  ташланган һәм күкрәге белән пулемет утын капкан.
1944 елың 4 июнендә Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Ленин ордены белән бүләкләнә.

      Баһаветдинов Гыйльми
              Абзал улы
    1923 елның февралендә хәзерге Татарстан Республикасы Лени- ногорск районының Сарабиккол авылында туган.
       Кызыл армиягә 1942 елны алынган. 1942 елның маеннан Бөек Ватан сугышында . 1944 елдан КПСС әгъзәсы.
        1259 нчы укчы  полкның пулемет расчеты командиры сержант Баһаветдинов 1944  елның 10июнендә Карел бугазы оборонасын өзгән вакыттагы сугышларда  дошманның ныгытмаларына беренче булып  ташланып ,башкаларны да үз артыннан иярткән.Дзотка гранталар ыргытып, взодның алга баруын тәэмин иткән. Сафтан чыккан командирны алыштырып, сугышчыларны күп тапкыр һөҗүмгә  күтәргән. Ике тапкыр яраланса да, сугыш кырыннан китмәгән. 1945 елның 19 мартын Данциг тирәсендә һәлак булган. СССР Югары Советы Президиумы  Указы белән 1945 елның 24 мартында Советлар Союзы Герое бирелгән. Ленин ордены, медальләр белән бүләкләнгән.Сугышлар булган урында җирләнгән.

       Халиков Ислам Рәхим улы
1918 елның 15 ноябрендә Лениногосрк районы Иске Шөгер авылында туган. 1939 елда Совет Армиясендә. 1941 елдан Бөек Ватан сугышларында катнашкан.
    83 нче диңгез укчы бригадасында танкларга каршы көрәшүче аерым артиллерия дивизионда туп командиры өлкән сершант Халиков Днестр елгасы тамагын кичкәндә, Бессарабияне азат иткәндә батырлык күрсәткән. 1944 елның 29 августында, Успенка авылы өчен барган сугышта зур югалтуларга дучар була һәм шунда һәлак була. Советлар Союзы Герое исеме 1943 елның 24 мартында бирелә. Ленин, II дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, Кызыл Йолдыз орденнары белән бүләкләнә.

Халиуллин Мисбах Халиулла улы
1916 елның 12 мартында Лениногорск районы Сугышлы авылында туган. 1940 елда Энгельс шәһәрендә хәрби очучылар мәктәбен, 1941 елда Хәрби Һава көчләренең Югары штурман мәктәбен тәмамлаган. 1943 ел маеннан Бөек Ватан сугышында.
    783 нче штрумлау авиациясе полкында эскадрилья командиры копитан Хәлиуллин  1945 елның апрель аена кадәр дошманның ныгытмаларын һәм гаскәрләрен штурмлау өчен 88 сугышчан очыш ясаган, 16 һава сугышында дошманның 3 сомолетын бәреп төшергән. Советлар Союзы Герое исеме 1945 елның 18 августында бирелгән. Ленин, өч Кызыл Байрак, Александр Невский, I дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, Кызыл Йолдыз орденнары белән бүләкләнә.

Яковлев Евстафий Григорий улы
1914 елның 27 апрелендә Лениногорск районы Сходнево-Чертанла авылында туа. Милләте Чуаш. 1939 елдан Совет Армиясе сафларында.
1941 елның июненнән Бөек Ватан сугышында катнаша.1943 елда кече лейтенантлар курсын тәмамлый. Яковлевның сугыш юлы Кавказдан алып, Германиянең башкаласы Берлинга кадәр сузыла.1945 елның 16 апрелендә 1054 нче укчы полкның рота командиры өлкән лейтенант Яковлев Одердан Берлинга таба ясалган һөҗүмдә Вербиг тимер юл станциясе тирәсендә ротаның сугыш хәрәкәтен оста оештыра. Ныклы дошман оборонасын өзеп, рота безнең танкларның хәрәкәтен тоткарлаган фаустниклар подразделениесен юкка чыгара. Ул бу сугышта һәлак була. Советлар Союзы Герое исеме 1945 елның 31 маенда бирелә. Ленин, Кызыл Байрак, I дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, Кызыл Йолдыз орденнары һәм медальләре белән бүләкләнә.

    Яницкий Василий Иван улы
1916 елның 28 февралендә Лениногорск районы Иске Куак авылында туа. 1940 елдан Совет Ариясе сафларында. Очучылар хәзерләү югары курсларын тәмамлый, Киев хәрби округының 227 нче авиациясе полкы хәрби очучысы була. 1941 елның июленнән Бөек Ватан сугышы фронтларында. 52 нче бомбага тоту авиаполканың  эскадрилья командиры урынбасары өлкән лейтенант Яницкий дошманның күп кенә аэродромнарын һәм гаскәрләрен юк ителүдә катанаша. 1942 елның 20 июнендә ул каты яралануга карамастан, үзенең сомолетын аэродромга утырта. 1942 елның 12 августында күрсәткән батырлыгы, җиңүгә омтылганы өчен Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Ленин, Кызыл Байрак, I дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары һәм медальләре белән бүләкләнә.1993 елда вафат.

Алаев Михаил Константин улы
1925 елда Яңа Писмән  районы Васильевка авылында туа. Армиядә 1943 елның башыннан. Бөек Ватан сугышында 1943 елданың апреннән катанаша. Гвардия сержанты 216 нче укчылар полкында отделениеләр командиры. Люблин- Брест операциясендә, Польша шәһәрен дошманнан азат итү өчен һәм Берлин тирәсендә барган сугышларда катнаша. Өч дәрәҗә Дан орденнары,  I дәрәҗә Ватан сугышы орденнары һәм медальләре белән бүләкләнә.
1946 елның 16 сентябрендә Германиядә сугышчан операция вакытында һәлак була.

Мотыйгуллин Габдулла

Мотыйгулла улы
1923 елда Теләче  районының Саурыш авылында туа. 1942 елдан Армиядә. 1943 гыйвареннән Бөек Ватан сугышында катанаша. Гвардиянең сержанты 97 нче гвардия укчылар дивизиясенең 292 нче  гвардия укчылар полкында снайпер. Украина һәм Молдавияне, Польша җирләрен дошманнан азат итү өчен барган каты бәрелешләрдә батырлык үрнәкләре күрсәтелә. Праганы азат итүдә катанаша.
     1972 елдан  Лениногорскида яши. 1988 елның 27 январендә вафат була. Өч дәрәҗә Дан орденнары,  I дәрәҗә Ватан сугышы орденнары һәм медальләре белән бүләкләнә.

   Николаев Яков Иван улы
1916 елның 22 ноябрендә Сергеевка авылында туа. Бөек Ватан сугышына  1941 елда Шөгер военкоматыннан алына. Әзерлек курсларыннан соң сапер.Рожново Калинка өлкәсендә танклар өчен дошман тарафыннан куелган 113 минаны чистарта. Шушы һәм башка батырлыклары өчен  Кызыл Йолдыз ордены,  Дан орденнары белән бүләкләнә. Бөек Җиңүдән соң Белоруссия, Кенигсберг шәһәрләрен миналардан азат итә. Сугыштан соң Лениногорск шәһәрендә яши.

1997 елда вафат була.

ГАИЛӘБЕЗ ТУГЪРАСЫ

САЙТ БҮЛӘКЛӘРЕ

БӨЕК ҖИҢҮГӘ 70!

ДУСЛАРЫБЫЗ

КУНАКЛАРЫБЫЗ

счетчик посещений

БЕЗ БӘЙГЕДӘ

ТЕЛЕҢНЕ ЙОТАРЛЫК