БЕЗНЕҢ НӘСЕЛ ШӘҖӘРӘБЕЗ

 

 Безнең нәселебез бик зур. Әти ягыннан шәҗәрәбез Сәгыйть бабайдан башлана. Сәгыйть - Әмүк – Сабит – Сәлимҗан – Сәйфулла – Хәбибулла – Зиннәтулла – Фәнзәт – Артур (әтием) – без: Искәндәр, Сөмбел, Сәйдәш. Без (Искәндәр, Сөмбел, Сәйдәш) нәселебезнең унынчы буын вәкилләрее. Ун буынга кадәр белүебезнең сәбәбе - нәселебездәге Хәбибулла бабайның мулла булуында. “Ул һәр мөселман үзенең җиде буын нәселен белергә тиеш”лекне үтәгән, үзенең балаларыннан нәселенең җиде буынын ятлаткан.

   Әтием ягыннан нәселебездә төрле хезмәт вәкилләре: пешекчеләр, укытучылар, агрономнар һ.б. бар.

   Әниебез ягыннан нәселебез Гыймади бабайдан башлана. Гыймади – Исмәгыйль – Наил – Рузалия (әниебез) - без: Искәндәр, Сөмбел, Сәйдәш.

   Әнием ягыннан да барысы да уңганнар, булганнар. Наил бабам бик матур итеп гармунда уйный иде, кулыннан бар эш тә килә иде. Бабамнан күреп, мин дә гармунда уйнарга өйрәнәм.

  Без үзебезнең нәселебез белән горурланабыз. Киләчәктә аларның лаеклы алмашлары булырбыз, дип ышанабыз.

 

ӘТИЕМНЕҢ ӘТИСЕ - ФӘНЗӘТ БАБАМ ЯГЫННАН НӘСЕЛ ШӘҖӘРӘБЕЗ

ГАИЛӘБЕЗ ТУГЪРАСЫ

САЙТ БҮЛӘКЛӘРЕ

БӨЕК ҖИҢҮГӘ 70!

ДУСЛАРЫБЫЗ

КУНАКЛАРЫБЫЗ

счетчик посещений

БЕЗ БӘЙГЕДӘ

ТЕЛЕҢНЕ ЙОТАРЛЫК