Бабабыз - Хәбибуллин Фәнзәт Зиннәтулла улы

 

 Лениногорск районы Урмышлы авылында 1955 нче елның 14 нче апрелендә Хәбибуллин Зиннәтулла һәм Нурлыгаян гаиләсендә алтынчы бала булып ир бала туа. Аның киләчәгенә зур өмет баглап, әтисе белән әнисе аңа Фәнзәт диеп исем кушалар. Һәм ялгышмыйлар, ул үзе фәнле, үзе затлы булып, кешеләргә ярдәм итеп, шатлык өләшеп яши һәм эшли.

Урмышлы сигезеллык мәктәбен тәмамлаганнан соң, Фәнзәт бабабыз “Зеленая Роща СПТУ”нда тракторист-машинист һөнәрен үзләштерә. Аннан туган авылына кайтып, тракторист булып үзенең хезмәт юлын башлап җибәрә. Ул вакытта колхоз зур, техника күп, кырлар мул чәчелә торган чор. Төнге сменаларда да эшләргә туры килә яшь егетләргә. Менә шул вакытта Фәнзәт бабабызга “Мин җир кешесе, җирне яратам, авылда калам”, - дигән уй килә.

    1974 нчы елның 9 нчы маеннан алып 1976 нчы 11нче маена кадәр ул ил чигендә хәрби хезмәттә була. Польшада танкист булып хезмәт итә. Исән-сау әйләнеп кайту белән Лаеш авыл хуҗалыгы техникумына көндезге бүлекнең агроном-оештыручы профессиясен үзләштерергә документларын тапшыра һәм техникумга кабул ителә.

   1978нче елның 18нчы маенда ул техникумны яхшы билгеләренә тәмамлап, туган авылына кайта. Ул чагында колхоз рәисе булып эшләгән Ринат Камил улы яшь белгечтә эшкә дәрт һәм көче ташып торганын күреп ала һәм аны агроном итеп билгели. Шул ук вакытта үзенең белемен күтәрү өстендә эшли, эзләнә; читтән торып, Казан авыл хуҗалыгы институтына укырга керә.

   1978нче елның зәмхәрир суыклары булган декабрьнең 31ендә, шушы авыл кызы, әбиебез - Илалтдинова Рәхилә Кыяметдин кызына өйләнеп, матур тормыш коралар. Гаиләгә шатлык өстәп, бер-бер артлы өч бала туа. Бабам белән әбиемнең балалары хәзер инде зурлар, өчесе дә югары белемле. Әти-әниләренә юаныч, таяныч булып яшәп, эшләп яталар.

    1982 нче елда Фәнзәт бабайны Лениногорск шәһәренә горкомның авыл хуҗалыгы бүлегенә инструктор итеп билгелиләр. Шул ук елны аны Федотовка авылы Ленин исемендәге колхозга рәис итеп сайлыйлар. Анда 6 ел эшли, үзен яхшы җитәкче, зур оештыру сәләтенә ия, тырыш белгеч итеп күрсәтә. 1985нче елда районның беренче секретаре Чаплыгин Ленин исемендәге колхозга хезмәттәге югары күрсәткечләргә ирешкәне өчен районның күчмә кызыл байрагын тапшыра.

   Туган авыл, әти-әни, авылдашлар белән бергә эшләү теләге белән 1987нче елда Фәнзәт бабабыз рәис булып Урмышлы авылына кайта. Кайту белән җиң сызганып эшкә керешә. Ул авылда эшләгән елларда колхозда АВМ, печән складлары, терлекчелек фермалары, гаражлар төзелә, авылның үзәген матурлау, асфальт юл салу, төзекләндерү эшләре башкарыла.

    Колхозлар бетерелеп, авылда эшләүчеләргә эш калмагач, ул үзенең крестьян-фермер хуҗалыгын төзи. Төшенкелеккә бирелгән колхозчыларны эш белән тәэмин итү теләге уяна аңарда.

     Бүгенге көндә бабабыз - Фәнзәт Зиннәтулла улы күп тәҗрибә туплаган, үзенең кыйбласын тапкан мөхтәрәм белгеч. Ул кешеләргә ихтирамлы, ярдәмчел. Кемнәр генә ярдәм сорап килсәләр дә, ул һәрвакыт ярдәм итәргә әзер.

   Хөкүмәтебез бабабыз хезмәтен югары бәяли. Ул 2003, 2009, 2010 һәм 2011 нче ел Сабантуйларында терлекләрне яхшы кышлатып чыгарган өчен район күләмендә 2 нче урын яулап, район җитәкчеләре тарафыннан дипломнар белән бүләкләнә. Күп еллар авыл хуҗалыгында уңышлы эшләре өчен Татарстан Республикасы азык–төлек министрлыгының Мактау граматосы, шулай ук Татарстан Республикасы президентының дипломы һәм алтын сәгате белән бүләкләнә.

    Бүгенге көндә бабабыз - Фәнзәт Зиннәтулла улы һәр туган көнгә шатланып эшкә бара. Аның максаты ачык: киләчәктә югары сыйфатлы җүн бәядән сөт, ит җитештереп халыкка хезмәт күрсәтү. Авылдашларга, мохтаҗларга, ятимнәргә һәм мәктәп, балалар бакчаларына ярдәм итү. Ул балаларының, оныкларының үзенең эшен дәвам итеп, кешеләргә шатлык өләшеп, сау-сәламәт яшәүләрен тели.

 

БАБАБЫЗГА  БЕЗ ДӘ БУЛЫШАБЫЗ

ГАИЛӘБЕЗ ТУГЪРАСЫ

САЙТ БҮЛӘКЛӘРЕ

БӨЕК ҖИҢҮГӘ 70!

ДУСЛАРЫБЫЗ

КУНАКЛАРЫБЫЗ

счетчик посещений

БЕЗ БӘЙГЕДӘ

ТЕЛЕҢНЕ ЙОТАРЛЫК