Зиннәтулла бабабыз

ХӘБИБУЛЛИН ЗИННӘТУЛЛА СӘЙФУЛЛА УЛЫ

(1911-1986)

 

Зиннәтулла бабабыз Бөек Ватан сугышында (1941-1942) катнаша.

Ул 98 нче Кавалерия полкында хезмәт итә. 1942 нче елны Ленинград  шәһәре тирәсендәге Волхов фронтында снаряд кыйпылчыгы эләгеп каты яралана, бер ел буена хәрби госпитальдә ятканнан соң, “сугышка яраксыз”, дип (бабабызның уң кулы тотмый башлый ) туган якларына кайтарып җибәрәләр. Сугыш  яралары, Ленинград шәһәре тирәсендәге канкойгыч бәрелешләр - бабабыз күңелендәге мәңге җуелмаслык хатирәләр. Ул һәрвакыт безнең Фәнзәт бабабызны, әтиләребезне: “Тыныч тормышның кадерен белеп яшәгез!” – дип өйрәткән.

Зиннәтулла бабабыз турында без Фәнзәт бабабыз һәм әтиебез сөйләгәннәрдән генә беләбез. Гаиләбездә бабабызның күп орден-медальләре һәм яраланганнан соң госпитальдә бирелгән кәгазе (больничный лист) саклана.

 


ГАИЛӘБЕЗ ТУГЪРАСЫ

САЙТ БҮЛӘКЛӘРЕ

БӨЕК ҖИҢҮГӘ 70!

ДУСЛАРЫБЫЗ

КУНАКЛАРЫБЫЗ

счетчик посещений

БЕЗ БӘЙГЕДӘ

ТЕЛЕҢНЕ ЙОТАРЛЫК