ИСЕМНӘРДӘ - ЙӨЗЕБЕЗ

 

«Исемең җисемеңә туры килсен!» — дигән татар халкы. Чыннан да, һәрбер халыкның кызыклы, бай тарихлы, үзенчәлекле традицияләре, барлыкка килү, бирелү — кушылу йолалары булган кеше исемнәре бар.

Һәркем, һәр гаилә исем кушуга бик җаваплы карый. Чөнки исем кешегә бер генә мәртәбә бирелә. “Кыз бала исемендә йолдыз балкышы яки чәчәк нәфислеге, ир-ат исемендә кылыч чыңы һәм китап акылы чагылсын!” дигән Рәсүл Гамзатов. Татар халкы элек-электән яңа туган сабыйга исем кушуга зур җаваплылык белән караган. Исеме җисеменә туры килә торган матур эчтәлекле, аһәңле, җиңел һәм ачык әйтелешле исемнәр бирергә тырышкан.  Менә шуңа кытай халык мәкалендә хаклы рәвештә: «Начар язмыш белән туу куркыныч түгел әле ул, ә менә начар исем алу – коточкыч», – диелә.

    Әти-әнием безгә бик матур исемнәр биргәннәр. Минем исемем – Искәндәр. Ул – көчле, бөек, җиңүче исемен аңлата. Игезәк туганнарым, энем белән сеңлемнең исемнәре дә саф татарча, матур – Сәйдәш һәм Сөмбел. Сәйдәш - моңлы, талантлы, дигәнне аңлата; ә Сөмбелуңыш, муллык, матурлык билгесе. Әтием – Артур, әнием – Рузалия, бабайларым – Наил, Фәнзәт, әбиләрем – Рәхилә һәм Наилә, апаларым – Айгөл, Гөлназ, абыйларым – Азат, Рамил, Илназ һ.б. Аларның исемнәре еш очрый. Ә менә Фәнзәт бабамның исеме – сирәк исемнәр рәтендә. Ул ике тамырдан Фән+зә(а)т тора, фәнле, белемле зат дигән мәгънәне аңлата.

Әтиебезнең исеме – Артур – ул ныклы, зур гәүдәле дигән мәгънәгә ия; әниемнең исеме – Рузалия – ул ике тамырдан Роза+Лия дән тора, бик чибәр, бик матур дигәнне аңлата.

Наил бабамның исеме – уңышка ирешүче, бүләк; Рәхилә әбиемнең исеме – кәләш; Наилә әбиемнеке – максатына ирешүчән; Раиф абыемныкы – игелекле, яхшы күңелле; Раил абыемныкы – нигез салучы; Азат абыемныкы – ирекле, хөр кеше; Раилә апамныкы – нигез салучы; Айгөл апамныкы  матур, якты дигәнне аңлата.

Фамилиябез – Хәбибулла бабабыздан килә – Хәбибуллиннар без. Ул – Алланың  сөеклесе, дигәнне аңлата.

 

Анимированные линеечки

ГАИЛӘБЕЗ ТУГЪРАСЫ

САЙТ БҮЛӘКЛӘРЕ

БӨЕК ҖИҢҮГӘ 70!

ДУСЛАРЫБЫЗ

КУНАКЛАРЫБЫЗ

счетчик посещений

БЕЗ БӘЙГЕДӘ

ТЕЛЕҢНЕ ЙОТАРЛЫК