Җиңү көнен якынайтыр өчен
Бабайларым минем сугышкан.
Илебезгә тугъры хезмәт өчен
Ветераннар, Сезгә олы дан!


Сугыш... Күмпе корбаннар, күпме күз яшьләре...
   ...Бөек Җиңү көнен каршылаганга да инде 69 елдан артык вакыт үткән. Әмма сугыш яралары һаман төзәлми. Сугыш илебезнең бер гаиләсен дә читләп үтми.
1941 елның 22 июнь таңы якынаеп килә. Таңы алсу була. Ләкин алсу таң канлы таңга әверелә. 22 июньгә каршы төндә авыл советында Фәрзиев Имаметдин дежур тора бу көнне. Сугыш башлану турындагы хәбәрне дә ул иң беренче булып ала һәм авылдашларына җиткерә.
   Сугыш җиле кагылмаган гаилә булды микән Урмышлыда? Ватан өчен, илебез азатлыгы өчен 164 ир-егетебез китә, шуларның 43е генә туган якларына әйләнеп кайта. Сугышның беренче көненнән үк киткән авылдашыбыз Фәрзиев Имаметдинга да кабат авылга кайту насыйп булмый. Сугыш кырларында ятып кала.
    1941 ел 22 июнь. Бу дата һәркемгә таныш. Чөнки һәр кешегә, һәр йортка, илгә кайтарып булмаслык  югалтулар,михнәт, кан коюлы күз яшьләрекитерә бу дата.
    Кешелек дөньясына кайгы - хәсрәт китергән Бөек Ватан сугышы тәмамлануга кбайтак гомер узса да, аның ачы кайтавазы әле бүген дә үзен сиздереп тора. Гомерендә бер мәртәбә дә авыз тутырып “әти” дип әйтә алмаган балалар, хәзер инде үзләре әби-бабай яшендә, канлы ут эчендә йөргән чал ветераннарыбызның да саны елдан - ел сирәгәя бара. Бөек Җиңү көнендә аларның моңсу йөзләрендә һәрчак яшь тамчылары ялтырый. Бүгенге көндә авылыбызда нибары ике генә сугыш ветераны исән сау яшәп ята. Алар Якупов Гата һәм Могыйнов Салих абыйлар. Алар белән без һәрвакыт даими элемтәдә торабыз, хәлләрен белешеп, йорт тирәләрендә булышабыз.
                         Җир йөзендә каберләр бар,
                          Гөлләргә уралганнар.
                          Ә кайда соң сезнең кабер,
                          Хәбәрсез югалаганнар.
    Урмышлы мәктәбендә 1986 нче елдан бирле музей эшләп килә. Анда даими рәвештә төрле чаралар, очрашулар булып тора. Бәяләп бетермәслек, бик кадерле ядкарьләр безне кызыксындырып, үзенә тартып тора.
    Өчпочмаклы хат мине аеруча җәлеп итте һәм аның тарихы белән кысыксынуымны арттырды. Бу хатны 1942 елның февраль аенда фронттан авылдашым - Салихов Исмәгыйль Миңлебай улы тормыш иптәше Фатыйма әбигә язган. Әлеге хат гарәпчә язылган. Яраланып, госпитальдә ятуын, тиздән алгы сызыкка җибәрәчәкләре турында хәбәр ителә.“Исән булсак, бер кайтырбыз. Балаларны сакла!” - дип яза ул. Салихов Исмәгыйль Бөек Ватан сугышындагы иң каты, канкойгыч сугышлардан саналган Сталинград өчен барган сугышларда катнаша һәм шунда хәбәрсез югала.Бу хат аның соңгы хаты була.
   Фронтташ дусты, күрше Чирмешән районы егете сугыш тәмамлангач, Фатыйма әби янына килә. Газиз иренең соңгы сәламен җиткерә. Алар кем исән калса да, кайткач, гаиләләренең хәлен белеп, ярдәмләшеп торырга сүз куешкан булалар.
     Бабаларым – Хәбибуллин Зиннәтулла  Хәбибулла улы һәм Илалтдинов Кыяметдин Илалетдин улы Бөек Ватан сугышында катнашалар. Аллага шөкер, икесе дә сугыштан исән кайталар. Әмма сугышның ачысын да, төчесен дә татырга туры килә аларга.
     Әтиемнең әнисе – әбием - Хәбибуллина Рәхилә Кыяметдин кызы миңа Кыяметдин бабам  турында сөйләде: "Минем әтием – Илалтдинов Кыяметдин Илалтдин улы 1911нче елның 15нче апрелендә дөньяга килә. Сугыш башланганчы әтием солдатка алына. Аннан кайткач, озак та үтми сугыш башлана. 1941нче елда сугышка китә. Ләкин ул поезда барганда ук, бик күп сугышчылар белән берлектә (шул исәптән аның белән бергә безнең авылдан да сугышка китүчеләр була) әсирлеккә эләгәләр. Әтиебез анда  күргән михнәтләрен сөйләп бетерә алмый иде. Үләксәләр, тирес кортларына кадәр ашаган чаклары булган. Кемнәр ашый алмый – ачлыктан,чирләрдән бик күп үлгәннәр.
    Әсирлектән әтиебезне бер бай Литвага үзенә хезмәтчегә алып китә. Ул анда терлекләр карый. Бакча, өй тирәләрен җыештырып тора. Бик уңган, тырыш икәнен күреп, хуҗалар аны җәберләмиләр.
    Авылга әтиебез сугыш бетеп, бер ел узгач кына әйләнеп кайта.Әсирлектә булганлыктан, сугыштан соң аларны бик озак тикшерәләр. Гаепсез икәнен исбатлагач кына, 1946 елны ул әти-әнисе, хатыны һәм 10 яшьлек кызы янына әйләнеп кайта.
    Әниебез сөйли иде: 1945 елның 9 май иртәсе... Исән калганнар бер-бер артлы әйләнеп кайттылар. Әтиегездән бер хәбәр дә юк, ләкин мин әтиегез исән икәнен йөрәгем белән ышанып көттем....
    Әтиебезнең исән кайтуын күргәч, әни аны күргәннән соң, телсез кала. Бары 3 көн үзгач кына ул сөйләшә башлый".
    Икенче бамам – Хәбибуллин Зиннәт Хәбибулла улы 1911нче елда Урмышлы авылында күп балалы гади крестьян гаиләсендә беренче бала булып дөньяга килә. Ишле гаилә бик тырыш, эшчән була. Үз хуҗалыклары белән көн күрәләр. Игенчелек, терлекчелек белән шөгыльләнәләр.
   Бөек Ватан сугышы башлангач, бабам сугышка китә.Зиннәтулла бабам 98нче Кавалерия полкында хезмәт итә. 1942нче елны Ленинград  шәһәре тирәсендәге Волхов фронтында снаряд кыйпылчыгы эләгеп каты яралана.Уң як кулбашы чәрдәкләнеп бетә. Ярасы тирән булу сәбәпле, Уралның Ревда шәһәре госпиталенә озатыла. Бер ел буена хәрби госпитальдә ятканнан соң, “сугышка яраксыз”, дип (бабамның уң кулы тотмый башлый ) туган якларына кайтарып җибәрәләр. Сугышта күрсәткән батырлыгы өчен бабам җиңүнең 20,30, 40,50 еллык медальләре, “50 лет вооруженных сил СССР” һәм икенче дәрәҗәдәге Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә. Сугыш  яралары, Ленинград шәһәре тирәсендәге канкойгыч бәрелешләр - бабам күңелендәге мәңге җуелмаслык хатирәләр. Ул һәрвакыт балаларына: “Тыныч тормышның кадерен белеп яшәгез!” – дип әйтә торган булган.
    Бабаларым бүген янәшәбездә юк инде. Алар турында якты хатирәләр, матур истәлекләр һәм: “Сугышлар булмасын!”, - дигән теләкләре генә калды.
   Тыныч, матур тормышның кадерен белик! Бөек Җиңүне яулаган бабаларыбызны – Ветераннарны онытмыйк!

 

Зиннәт бабамның 1942нче елда Волхов фронтында яралангач бирелгән авыру бите (больничный лист) 

Салихов Исмәгыйль Миңлебай улының тормыш иптәше Фатыйма әбигә язган хаты


ГАИЛӘБЕЗ ТУГЪРАСЫ

САЙТ БҮЛӘКЛӘРЕ

БӨЕК ҖИҢҮГӘ 70!

ДУСЛАРЫБЫЗ

КУНАКЛАРЫБЫЗ

счетчик посещений

БЕЗ БӘЙГЕДӘ

ТЕЛЕҢНЕ ЙОТАРЛЫК