БЕЗНЕҢ ГАИЛӘ

Әтиебез - Хәбибуллин Артур Фәнзәт улының 8нче сыйныфта язган     "Безнең гаилә" шигыре  гаиләбезгә бик тә туры килә!

Без - өч бала, әти-әни
Гаиләбездә биш кеше.
Йөрмибез уйнап, һәркемнең
Бар шөгыле, үз эше.
 
Әтием белән әнием
Өебезнең нурлары.
Безнең өчен бит аларның
Үтә гомер юллары.
 
Сеңлем уңган әнидәй,
Аш-суга кулы тәмле.

Тырышып укый мәктәптә
Һәр көне якты, ямьле.
 
Ә без, энекәшем белән
Икәү әткәй янында.
Чын кеше булып үсәрбез
Әти-әни барында.
 
Бәйрәмнәрне яратабыз
Җырлыйбыз - биибез дә.
Ныклап танышыйк, дисәгез -
Килегез, өебезгә!


БЕЗНЕҢ  ГАИЛӘ

 

Безнең гаиләдә биш кеше: әтиебез – Артур, әниебез – Рузалия,  без – Сәйдәш, Сөмбел, Искәндәр. Без Татарстанның бик матур җирендә урнашкан бик гүзәл татар авылы – Урмышлыда яшибез.

Безнең гаиләбез бик тату, ярдәмчел. Бар эшне дә бергәләп, киңәшләшеп эшлибез. Ял вакытларын да күңелле итеп үткәрәбез: табигатькә чыгабыз, рәхәтләнеп хәрәкәтле уеннар уйныйбыз (әти-әни, әби- бабайлар да читтә калмый!).

Гаиләбездә без татар халкына хас булган йолаларны, гореф-гадәтләрне үтәргә тырышабыз. Корбан бәйрәмнәрен, Ураза Гаетен, Мәүлид кичәләрен көтеп алабыз. Бар туганнар белән җыелышып Сабантуй бәйрәмен, Каз өмәләрен үткәрәбез.

Әтием: “Милләт яшәсен өчен дин, тел, һөнәр кирәк”, - ди. Шуңа күрә безнең гаиләдә һәркем татарча сөйләшә. Без бергәләп татарча тапшырулар карыйбыз. Бигрәк тә “Күчтәнәч”, “Халкым минем”, “Җомга киче”н яратабыз. Гаиләбез белән театрларга йөрибез, татарча китаплар, әкиятләр укыйбыз.

Әти-әниебез безне дингә дә: чиста-пөхтә йөрергә, ашаганнан соң дога кылып китергә, һәр эшне “бисмилла” әйтеп башларга өйрәтә. Ураза Гаете һәм Корбан бәйрәмнәре көнне без малайлар әтиебез белән мәчеткә барабыз. Башта урам буенча Салават әйтеп узабыз. Аннан мәчеттә бәйрәм вәгазе тыңлыйбыз, намаз укыйбыз. Ә әнием белән сеңлем безне бәйрәм коймаклары пешереп каршы алалар.

Һөнәргә, эшкә дә кечкенәдән өйрәтәләр. Әти безне мал-туар янына үзе белән алып чыга, без аңа энем белән булышабыз. Сеңлемне әнием өй эшләрен башкарырга, кул эшләренә – бәйләргә, чигәргә өйрәтә.

Авылыбызда безнең кебек гаиләләр бик күп. Алар да телебезне, динебезне, гореф-гадәтләребезне саклыйлар.

Киләчәктә без дә әти-әниебез биргән тәрбияне, алла бирсә, үз балаларыбызга тапшырырбыз. Шуңа күрә курыкмыйча әйтә алам – Милләтебезнең киләчәге, һишчиксез, якты, матур булачак!

Анимированные линеечки

ГАИЛӘБЕЗ ТУГЪРАСЫ

САЙТ БҮЛӘКЛӘРЕ

БӨЕК ҖИҢҮГӘ 70!

ДУСЛАРЫБЫЗ

КУНАКЛАРЫБЫЗ

счетчик посещений

БЕЗ БӘЙГЕДӘ

ТЕЛЕҢНЕ ЙОТАРЛЫК